ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2021 ел
җомга

8 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Әлмәт шәһәре, Объездная урамы, 65 йорт, 1002 бүлмә адресы буенча гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

3 июнь көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «D» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Сарман муниципаль районында авыл җирлекләре буенча гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник караулар уздырыла. Әлеге эш элегрәк расланган график һәм милекчеләрнең гаризасы буенча башкарыла.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә 2021 елның 1 июненнән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Мөхәммәтдинов Руслан Шамил улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Гыймазов Алмаз Нәкыйф улы билгеләнде.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Җәй – ачык һавада балаларны да, ата-аналарны да җәлеп итә торган аттракционнар чоры ул.

Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан үткәрү графигы нигезендә, 31 майда Лаеш муниципаль районыны логистика үзәгенең «Эльдорадо» ҖЧҖ базасында, ТАПС уку комбинатында «В» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан үткәрелде.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Быелның 28 маенда Чирмешән аграр техникумы базасында «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды.

2021 елның 28 маенда Әгерҗе районында терлек азыгын җыю техникасы тикшерелде.

28 май көнне Азнакай муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән берлектә, 2021 елда терлек азыгы әзерләү буенча мобиль азык тарату җайланмаларын һәм терлек азыгы саклау урыннарын кабул итү буенча конкурс уздырылды.

28 майда Минзәлә районында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс уздырылды. Район хуҗалыкларының әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов җитәкчелегендә, район башлыгы А.Ф.Сәлахов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе катнашындагы комиссия бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International