Сарман муниципаль районы гражданнарының шәхси милкендәге тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Сарман муниципаль районында авыл җирлекләре буенча гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник караулар уздырыла. Әлеге эш элегрәк расланган график һәм милекчеләрнең гаризасы буенча башкарыла.

2 июнь көнне Петровка Завод авыл җирлегендә техник карауга барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде, алар буенча кисәтүләр ачыкланмады, әлеге техникаларга якын арада техник карау узу турында таныклык биреләчәк. Техникага тикшерү уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә игътибар бирелә. Азалак, Карашай-Саклау, Илексаз авыл җирлекләре башлыклары аеруча актив катнашты. Сарман муниципаль районында техник караулар график буенча 21 июньгә кадәр үткәреләчәк.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International