Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «D» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

3 июнь көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «D» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Имтиханга 5 кеше кертелде, шуларның берсе сынауны кабат тапшыручы иде, сынау тапшыручыларның барысы да теоретик һәм гамәли өлешләрне уңышлы тапшырды, аларга Дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан имтихан тапшыру урыны буенча тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк.

 

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International