Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан үткәрү графигы нигезендә, 31 майда Лаеш муниципаль районыны логистика үзәгенең «Эльдорадо» ҖЧҖ базасында, ТАПС уку комбинатында «В» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан үткәрелде. 45 курсантның 43е имтиханга кертелде. 35 курсант имтиханны уңышлы тапшырды. Яңа имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк.
Радик Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.