Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Быелның 28 маенда Чирмешән аграр техникумы базасында «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды.

Сынауны 26 студент тапшырды. Имтиханның теория өлешен 20 укучы уңышлы тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде. Йөртү өлешендәге сынауны 16 кеше уңышлы тапшырды. 7 көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.

 

Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International