Җәй – ачык һавада балаларны да, ата-аналарны да җәлеп итә торган аттракционнар чоры ул.
Еш кына халыкка мондый хезмәтләр күрсәтүче аттракционнарның хуҗалары, килгән кунакларның гомере һәм сәламәтлеге өчен, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, куркынычсыз хезмәт күрсәтү өчен тиешле чараларны күрмиләр.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенә аттракционнарга төбәк дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелде.
2021 елның 2 июненнән 20 июненә кадәр, Татарстан Республикасында аттракционнарны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау максатында, «Аттракцион» профилактик операциясе үткәреләчәк. Чара юридик затлар һәм эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә генә, аттракционнарны рейд барышында карау рәвешендә оештырылачак. Тикшерү барышында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары аттракционнарның техник торышын, аттракционнарны эшләтүче затларның аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәвен тикшерәчәк.
Тикшерү барышында хокукый актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозу очракларын ачыкланган очракта, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең вазыйфаи затлары үз компетенциясе кысаларында мондый бозуларны кисәтү буенча чаралар күрәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе