ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесенең «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2021 елның 7 июненнән 26 июненә кадәр Кайбыч муниципаль районында «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе үткәрелә.

2021 елның 18 июнендә Апас муниципаль районында «Апас-Мол» ҖЧҖ базасында «ТЕХНО-СНАБ Ульяновск» ҖЧҖ кырда туфрак эшкәртү техникасын күрсәтте.

2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Гыйльманов юлсыз урыннардан йөри торган моточаралар белән идарә итү хокукына теоретик һәм практик (машина йөртү) имтиханнар кабул итте.

Салым турында белдерү алганчыга кадәр салым түләүче физик затлар өчен милек салымын һәм физик затлар кеременә булган салымны түләүдә яңа өстәмә ысул – бердәм салым түләве барлыкка килгән.

2021 елның 17 июнендә Морт һәм Иске Юраш авылларында техник карау үткәрелде. Техник карауга 29 берәмлек техника китерелде.

2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ТНГ- ГРУПП» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.

2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр Лениногорск районы «Сатурн-Урал» ҖЧҖ карата 2021 елга юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга расланган планлы тикшерүләр графигы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 19 апрелендәге №3 боерыгы нигезендә урынга чыгып планлы тикшерү уздырылды.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Санкт‑Петербург Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Максим Васильев белән очрашты.

Бүген Ленинград өлкәсендә уза торган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучылар һәм анда катанаша торган Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Петербург трактор заводында булдылар.

2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында чаралар күрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International