2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында чаралар күрелә. 2021 елның 7 июненнән 26 июненә кадәр Әлки муниципаль районында «Трактор-тагылма» профилактика операциясе үткәрелә. Техниканың дәүләт теркәве, тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклык, ОСАГО полисы, дәүләт теркәү билгеләре булу һәм аларның дөрес урында урнаштырылуы тикшерелә. Механизаторларга – 4, вазыйфаи затларга 2 беркетмә төзелде һәм 3 күрсәтмә бирелде.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.