2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Гыйльманов юлсыз урыннардан йөри торган моточаралар белән идарә итү хокукына теоретик һәм практик (машина йөртү) имтиханнар кабул итте. «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ уку йортында АI категориясе буенча 15 курсант әзерлек узган, шуларның 9ы мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча яхшы теоретик белемнәр һәм машина йөртү күнекмәләрен уңышлы күрсәтте. Алтысы сынауга килмәде, шуңа бәйле рәвештә кабат имтихан тапшыру датасы билгеләнде.
Р.М.Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.