2021 елның 18 июнендә Апас муниципаль районында «Апас-Мол» ҖЧҖ базасында «ТЕХНО-СНАБ Ульяновск» ҖЧҖ кырда туфрак эшкәртү техникасын күрсәтте. Чарада республиканың төрле районнарыннан хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләр катнашты. Күрсәтү барышында төрле маркалы 10 берәмлек туфрак эшкәртү техникасы тәкъдим ителде.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.