Салым турында белдерү алганчыга кадәр салым түләүче физик затлар өчен милек салымын һәм физик затлар кеременә булган салымны түләүдә яңа өстәмә ысул – бердәм салым түләве барлыкка килгән.
Бердәм салым түләве электрон «аванс янчыгы»ның аналогы булып тора, мөлкәт, җир һәм транспорт салымын, шулай ук керемнәргә салым исәпләнеп, салым агенты тарафыннан тотып калынмаган очракта, шулай ук физик затларның керемнәренә кагылышлы салымны түләү өчен гражданин ирекле рәвешле һәм алданрак акча күчереп куя ала.
Моны ел дәвамында теләсә кайсы вакытта эшләргә мөмкин. Шулай итеп, салым түләүче акча кертү вакытын һәм авансларның конкрет суммасын мөстәкыйль билгели. «Янчыкны» үзең өчен генә түгел, өченче затлар өчен дә тулыландырырга мөмкин. Салым органы күчкән акчаны башта түләнергә тиешле сумма өчен (әгәр бурычлар булган булса), ә аннары, салымның иң аз суммасыннан башлап, киләчәктә түләнергә тиешле сумма өчен исәпкә алачак.
Бердәм салым түләвен түләгәндә реквизитлар тутырганда ялгышлык җибәрү куркынычы юк, шулай ук салымнарны түләү сроклары турында да борчылырга кирәкми.
Бердәм салым түләвен Россиянең Федераль салым хезмәте nalog.gov.ru сайтында «Салымнарны һәм пошлиналарны түләү» сервисы аша яки турыдан-туры «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша (янчык функциясе) түләргә мөмкин.
Бердәм салым түләвен алда түләнергә тиешле түләүләр өчен исәпкә алу салым органы тарафыннан мөстәкыйль гамәлгә ашырыла:
- салым түләүчегә салым турында белдерү кәгазе җибәрелгәннән соң ун көннән дә соңга калмыйча;
- яки салым турында белдерү кәгазе җибәрелгәннән соң бердәм салым түләве бюджетка күчкән көннән соң, ләкин салымның иң аз суммасыннан башлап, салымнарны эзлекле түләүдә билгеләнгән сроклардан да соңга калмыйча.
Салым йөкләмәләре өчен исәпкә алынмаган (артык түләнгән) акчаларны гражданин, тиешле гаризаны тапшырып, кире кайтарырга яисә киләсе чордагы түләүләр хисабына калдырырга хокуклы.