Кайбыч муниципаль районында «Трактор-Тагылма» профилактика операциясе узачак

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесенең «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2021 елның 7 июненнән 26 июненә кадәр Кайбыч муниципаль районында «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе үткәрелә. Операция чорында үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышы, эксплуатацияләүгә рөхсәт булуы, дәүләт теркәү билгеләре һәм аларның дөрес урнаштырылуы, шоферда тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелә.  Рейд барышында дистәдән артык трактор һәм тагылма тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында өч карар төзелде һәм ике күрсәтмә бирелде.

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International