Лениногорск районы «Сатурн-Урал» ҖЧҖдә планлы тикшерү узды

2021 елның 18 июне, җомга

2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр Лениногорск районы «Сатурн-Урал» ҖЧҖ карата 2021 елга юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга расланган планлы тикшерүләр графигы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 19 апрелендәге №3 боерыгы нигезендә урынга чыгып планлы тикшерү уздырылды. Тикшерү чарасын Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Галимов үткәрде.

Әлеге тикшерүнең максаты: агросәнәгать комплексы предприятиесендә машиналардан һәм җайланмалардан файдалану кагыйдәләрен үтәүне, кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохит өчен иминлек тәэмин итү өлешендә күзәтчелек итү.

Тикшерү барышында машина-трактор паркын эксплуатацияләү буенча берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча, бозу очракларын күрсәтеп, тикшерү акты төзелде, җаваплы вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында, срокларны билгеләп, күрсәтмә бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 19 апрелендәге №3 боерыгы нигезендә, быелның 11 июнендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча уздырылган эш нәтиҗәләре буенча урынга чыгып, планнан тыш тикшерү уздырылды, аның нәтиҗәсеннән күренгәнчә, предприятие җитәкчелеге һәм коллективы машина-трактор паркын куркынычсыз файдалану мәсьәләләренә аңлап һәм җитди караганнар, ачыкланган җитешсезлекләрне тулы күләмендә бетергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International