Татарстанның үрнәк булырлык эшләре бар

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Санкт‑Петербург Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Максим Васильев белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың, аттракционнарның техник торышы һәм аларны эксплуатацияләү өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аттракционнарны теркәү һәм эксплуатацияләү өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары, шулай ук киләчәктә үзйөрешле машинаның электрон паспортын рәсмиләштерүгә күчү турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International