ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәренең «Техносфера» ИКҮ ҖЧҖ «А1», «В», «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Менделеевск муниципаль районында физик затларга караган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелде.

Балтач муниципаль районындагы «МДСУ-1» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды.

Әгерҗе муниципаль районының «Иминлек» ҖЧҖ оешмасында «В», «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

Бүген Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Завод техно» ҖЧҖ Зәй шәһәре филиалында сәнәкле төягечләргә ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде.

Сарман аграр көллиятендә  «B, C, E, F» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 28 укучы кертелде, шулар арасыннан сынауга 25 кеше килде.

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында гражданнар кабул ителәчәк.


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Узган атнада ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш инженер-инспекторы Р.И.Кирамов ЭкоИнвест-Групп «Агро-Биорганик» ҖЧҖ предприятиесенең техникасын теркәү өчен карады.

Узган атнада В, С, D, E, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кабат квалификация имтиханы үткәрелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International