Бүген Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Бүген Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Имтиханга 4 укучы кертелде. 3 студент аны уңышлы тапшырды.

Имтиханнар тапшыру урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк.

Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International