Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында техник карау уздырылды

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Менделеевск муниципаль районында физик затларга караган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелде.

Бүген техник тикшерү Менделеевск шәһәрендә узды, анда хуҗалар үз техникаларын әзерләп, тикшерүгә тәкъдим иттеләр. Техник тикшерү барышында үзйөрешле техниканың техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелә. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International