«Завод техно» ҖЧҖ Зәй шәһәре филиалында сәнәкле төягечләргә ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде.
Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.
Техник карауга тәкъдим ителгән 33 берәмлек техниканың 32 берәмлегенә еллык техник тикшерүне узу турында таныклык бирелде.
Валентин Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.