Балтач муниципаль районындагы «МДСУ-1» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник тикшерү барышында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөртү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына, машина йөртүченең тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булуына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 63 берәмлек техника техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре таләпләренә туры килде һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.