Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының «Иминлек» ҖЧҖдә имтиханнар узды

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Әгерҗе муниципаль районының «Иминлек» ҖЧҖ оешмасында «В», «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

Имтиханга 31 укучы кертелде. 25се сынауларны уңышлы үтте. Икесе куркынычсыз эксплуатация буенча теоретик өлешне һәм өч юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыра алмады.

Имтиханнарны уңышлы тапшырганнар алдагы көннәрдә тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.

Кабат имтихан 2022 елның 02 ноябренә билгеләнде.

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International