Сарман аграр көллиятендә «B, C, E, F» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 28 укучы кертелде, шулар арасыннан сынауга 25 кеше килде.
Сынауга кертелгән студентлар арасыннан 9 кеше аны уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыкларын алачак. Тапшырмаганнар өчен кабат имтихан 7 көннән соң узачак.
Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.