Буа ветеринария техникумында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтихан булып узды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Узган атнада В, С, D, E, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кабат квалификация имтиханы үткәрелде.  

Имтиханда элегрәк сынау бирә алмаган 5 кешенең 3се катнашты. Кайбер сәбәпләр аркасында ике дәгъвачы имтихан тапшыруга кертелмәде.

Барлык 3 укучы да имтиханнарын уңышлы тапшырды.

Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International