ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 4 сентябрендә Менделеевск муниципаль районында «Линиядә эшләү (операциядән тыш)» дигән күчмә чара уздырылды. Рейдның максаты – кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, эксплуатация процессында тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү.


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген, 2023 елның 1 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Тәмте гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын һәм укытучылар составын яңа уку елы белән котлады.

Бүген, 2023 елның 1 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгән Гарифуллин Илнур Кави улын тәкъдим итте.

Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен укытып чыгарды. Агымдагы елның 25 августында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде.

Үзйөрешле машиналарга техник карау уздыру – мәҗбүри!


29
август, 2023 ел
сишәмбе

«Трактор» операциясе кысаларында Кукмара муниципаль районында Кукмара шәһәре һәм Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев һәм Кукмара районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Ф.К.Фәхретдинов уртак рейд үткәрделәр.


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 16-25 августында Питрәч муниципаль районында «Линиядә эшләү (операциядән тыш)» һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре - капитан А.И.Габдрахимов һәм Питрәч районы ЮХИДИ идарәсе бүлегенең өлкән лейтенанты И.И.Җиһаншин белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча 2 уртак рейд үткәрелде.


25
август, 2023 ел
җомга

2023 елның 23 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. 

2023 елның 23 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Районда агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының машина-трактор паркларында тәртип саклау буенча планлы эш алып барыла. Шунысы куанычлы: барлык 16 хуҗалыкта да МТП саклана һәм эшли, бу үзйөрешле техниканы һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүне даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. АСК системасына караган оешмаларда 910 берәмлек техника теркәлгән, шуларның 92 проценты ел саен уздырыла торган техник карауны үткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International