Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен укытып чыгарды. Агымдагы елның 25 августында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теория өлеше уку йортының уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда хәл иттеләр, анда имтихан нәтиҗәләрен автоматик режимда бирә торган махсус программа урнаштырылган иде. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кардан һәм сазлыктан йөри торган транспортны йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Имтихан тапшыруга заявка биргән 18 курсантның 16сы сынауны уңышлы тапшырды. Тиздән алар А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.