2023 елның 4 сентябрендә Менделеевск муниципаль районында «Линиядә эшләү (операциядән тыш)» дигән күчмә чара уздырылды. Рейдның максаты – кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, эксплуатация процессында тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү.
Рейд вакытында техник тикшерү узу турында таныклык булуы, теркәү документлары булуы, дәүләт теркәү билгеләрен дөрес урнаштыру, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуы тикшерелде. 7 берәмлек техника тикшерелде. 9.3 статья буенча, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка йөрткән өчен, 1 карар чыгарылды.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.