Бүген, 2023 елның 1 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Тәмте гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын һәм укытучылар составын яңа уку елы белән котлады. Шулай ук ул Белем көненә багышланган "Үз белемнәрең белән уртаклаш" Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясендә дә катнашты. Әлеге акция кысаларында Альберт Борһанов укучылар алдында чыгыш ясап, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең барлыкка килү тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләде. Ул кар машиналарын һәм квадроциклларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. "Быел безнең республикада гына да балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булды. Төп сәбәпләр – тизлекне арттыру, идарә итү күнекмәләренең булмавы һәм махсус саклану чараларын кулланмау. Күп кенә экстрим яратучылар, шул исәптән яшүсмер балалар (ата-аналар яки прокат пунктлары хуҗалары җаваплылыгында) ялгыш фикер йөртәләр: әгәр гомуми файдаланудагы юллардан читтә йөрсәң, бернинди документлар да таләп ителми һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәкми, дип уйлыйлар, – дип сөйләде Борһанов.