Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә бозуларны ачыклау буенча профилактик уртак рейдлар узды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

2023 елның 16-25 августында Питрәч муниципаль районында «Линиядә эшләү (операциядән тыш)» һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре - капитан А.И.Габдрахимов һәм Питрәч районы ЮХИДИ идарәсе бүлегенең өлкән лейтенанты И.И.Җиһаншин белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча 2 уртак рейд үткәрелде. Рейдның төп максаты – РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың куркынычсызлык мәсьәләләрен җайга сала торган Таможня берлегенең техник регламентлары үз көченә кергәнче әзерләнгән һәм эксплуатациягә кертелгән үзйөрешле машианаларның һәм башка төр техниканың техник торышына һәм эксплуатациясенә карата таләпләр раслау турында» 2022 елның 2 ноябрендәге 1967 номерлы карары, РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 21 сентябрендәге 1507 номерлы карары, шулай ук «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирү кагыйдәләрен куллану тәртибе турында күрсәтмә раслау турында» 2022 елның 10 октябрендәге 679 номерлы боерыгы нигезендә тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка төр машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары үтәлешен, кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә карата куркынычсызлыкны, мөлкәтнең сакланышын, әйләнә-тирәне саклауны тәэмин итү.

Рейд вакытында техник тикшерү узу турында таныклык булуы, теркәү документлары булуы, дәүләт теркәү билгеләрен дөрес урнаштыру, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуы тикшерелде. 11 берәмлек трактор һәм үзйөрешле машина тикшерелде. 9.3 статья буенча 4 карар төзелде.  Рейд барышында ачыкланган төп бозулар техниканы техник карау уздырмыйча, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка эксплуатацияләү, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары булмау.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International