Минзәлә муниципаль районында яшәүче граждан ТР Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге дәүләт инженер-инспекторының 2023 елның 26 июнендәге күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәгән, аның нигезендә ул 2023 елның 25 июленә кадәр милектә булган тәгәрмәчле МТЗ-50 тракторын ел саен уздырыла торган мәҗбүри техник тикшерүгә тапшырмаган һәм аны исәптән төшермәгән.
Югарыда әйтелгәннәрне эшләүдә гражданның гаебе суд утырышында тикшерелгән эш материаллары белән билгеләнде.
2023 елның 24 августында суд гражданинны Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм аңа 300 (өч йөз) сум күләмендә административ штраф билгеләде.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.