Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә рейд узды

2023 елның 25 августы, җомга

2023 елның 23 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды. Рейд үткәргәндә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның техник торышы, шулай ук аларны файдалануга кертүгә рөхсәт булу-булмавы тикшерелә. Барлыгы 9 берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча транспорт чарасы йөртүчесенә 1 карар төзелде.    

 

    Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International