ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

«Вкусы России» конкурсында «Татар балы» өчен тавыш бирегез!

«Вкусы России» конкурсында Татарстанның каклаган казына тавыш бирегез!


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы АСК хуҗалыкларында басуларда һәм инфраструктура объектларында бер еллык эштән соң техниканы ремонтлау эшләре бара.

19 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АІ» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Эш графигы нигезендә, 2020 елның 18 ноябрендә «Зельгрос» ҖЧҖ оешмасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә, үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 8 берәмлек техника күрсәтелде.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Кышкы чор якынлашу сәбәпле, гражданнарның кар чаналарын теркәү кагыйдәләре турында мөрәҗәгатьләре ешайды.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков 2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегендә гражданнарны видеоконференция режимында кабул итәчәк.

2020 елның 12 ноябрендә конкурс уздыру барышында район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркы территориясенең торышы, ремонт участокларының көзге-кышкы чорда техниканы торгызуга әзерлеге, җитешсезлек ведомстволары булу, 2020-2021 елларда ремонт эшләрендә мәшгуль хезмәткәрләрне матди кызыксындыру мәсьәләләре бәяләнде.

2020 елның 13 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә «АПК НК» ДАҺБУ укучылары арасында «В», «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде.

2020 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ГОРЭЛЕКТРОТРАНСПОРТ» МУП предприятиесендә үзйөрешле машиналарга план буенча техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International