Кышкы чор якынлашу сәбәпле, гражданнарның кар чаналарын теркәү кагыйдәләре турында мөрәҗәгатьләре ешайды. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 1995 елның 16 гыйнварында һәм РФ Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чараларын һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу турында» 1995 елның 12 августындагы 938 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканең техник торышына дәүләт күзәтчелеге органнары тарафыннан тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләре нигезендә, эчке яну двигателенең эш күләме 50 куб.см яисә электр двигателенең куәте 4 кВт артык булган барлык үзйөрешле техника дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.
Исәпкә куелганда кирәкле документлар исемлеге:
1. Законлы хуҗа булуны яки файдалану хокукын раслый торган документ: сату-алу килешүе, лизинг килешүе һ.б.;
2. Үзйөрешле машина паспорты;
3. Дәүләт пошлиналарын һәм җыемнарын түләү турында квитанцияләр;
Законда билгеләнгән срокта – милекчелек хокукы күчкән вакыттан башлап 10 көнлек чорда теркәлмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 статьясында гражданнарга бер мең биш йөз сумнан башлап ике мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга ике мең сумнан башлап өч мең биш йөз сумга кадәр; юридик затларга биш мең сумнан башлап ун мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.