2020 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ГОРЭЛЕКТРОТРАНСПОРТ» МУП предприятиесендә үзйөрешле машиналарга план буенча техник карау уздырылды. Техник карауга 15 берәмлек техника тәкъдим ителде. Яктырту җайланмаларының төзексез булуы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча 3 берәмлеккә техник карау актлары төзелде. 12 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде.
Рәмзин Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.