ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК МИНИСТРЛЫГЫ
«Вкусы России» конкурсында «Татар балы» өчен тавыш бирегез!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында «Татар балы»н номинацияләгән.
Кыргый бал кортларының бал җыю эшчәнлеген тасвирлый торган беренче наскаль рәсемнәр безнең эрага кадәр 13 мең ел элек барлыкка килгән. «Татар балы» Татарстанның барлык почмакларыннан җыела һәм тәмле, хуш, чит-ят тәм төсмерләре булмавы белән аерылып тора, хуш исле.
Продукт Таможня берлегенең «Азык-төлек продукциясе иминлеге турында»гы 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы регламентында билгеләнгән һәм 19792-2017 ГОСТ таләпләренә туры килә. Антибиотиклары юк. Сынау нәтиҗәләре буенча диастаз саны – 65,28 берәмлек/Готе, бу продукциянең югары сыйфатлы булуын күрсәтә.
Кукмара районыннан кооператив рәисе, икенче буын умартачысы Язил Муллахаҗиев, туганнары һәм умартачы дуслары белән берлектә, көчләрне берләштереп, кооперация оештырырга булганнар, шул рәвешле «Татар Балы» кооперативы барлыкка килгән, ул умартачылык продуктларын җитештереп сата торган яшь кооператив булып тора. Кооператив әгъзаларының төп бурычы – Татарстан Республикасы территориясендә чимал буларак бал җыю. Умартачылык продуктларының төрле сортларына ирешү өчен кооперативның кайбер әгъзалары энтоморфиль культура басуларында күчмә эш алып бара. Кояш баткач, барлык бал кортлары да умарта ояларына җыела һәм кәрәзләргә керә башлый. Төнлә бал кортлары бал кырларына чыгып тарала. Кояш чыкканчыга кадәр бал кортларының яңа җирдә тернәкләнү һәм нектар җыю процессы башлана. Бал җыю тизлеге чәчәк атуның дәвамлылыгына, үсемлекләрнең бал бирүчәнлегенә, һава торышына, якын-тирәдә башка пасекалардан бал кортлары булу-булмавына бәйле. Кортларның очыш ареалы җиде километр һәм аннан да күбрәк. Кооперативның квалификацияле әгъзалары күчмә бал җыю белән шөгыльләнә. Агымдагы елда кооперативның барлык әгъзалары тарафыннан 100 тоннага якын бал җыелган.
Бүген «Татар Балы» төбәк бренды продукциясе бөтен Россия буенча «Бәхетле» сәүдә челтәрләрендә, Татарстан Республикасының «Наш Фермер» кибетләрендә, интернет-кибеттә сатыла. Продукция металл капкачлы пыяла савытларга гына тутырыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртеп уза, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык арасында тавыш бирү оештырылган. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте