Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АІ» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханның теория һәм практик өлешләрен тапшыручыларга, имтихан тапшырылган урындагы дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International