«Вкусы России» конкурсында Татарстанның каклаган казына тавыш бирегез

2020 елның 20 ноябре, җомга

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК МИНИСТРЛЫГЫ

«Вкусы России» конкурсында Татарстанның каклаган казына тавыш бирегез!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм сату кулланучылар кооперативы «Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына аеруча горурлана торган продуктын – Татарстан каклаган казын тәкъдим иткән.

Каклаган каз – Идел буе һәм Урал төрки халыкларының (татарлар, башкортлар һәм башкалар) классик милли ризыгы. Бу үзенчәлекле продукт, аны әзерләү рецептлары гаиләләрдә буыннан буыннарга тапшырылып килә. Шуның нәтиҗәсендә ит телемнәре бик йомшак, авызда эреп китәрдәй тәмле була. Каклаган казны, гадәттә, бәйрәм табынына чыгаралар, ул теләсә нинди уңайдан кыйммәтле күчтәнәч була ала.

Каклаган каз телемнәре куе коңгырт-кызыл төстә була һәм тыгыз структурага ия. Тәмле, тозлы-ысланган тәмдә була. Барлык продукция вакуумлы төргәкләргә төрелгән.

Каз ите тәмле дә, файдалы да, шул ук вакытта каз маенда холестерин юк диярлек. Ул аксым һәм макроэлементларга бай.

Аның төп өстенлеге – экологик чиста районда үстерелгән һәм табигый азык белән туендырылган, соңыннан делиткатес итеп ясалган яшь авыл казлары.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртеп уза, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык арасында тавыш бирү оештырылачак. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International