Эш графигы нигезендә, 2020 елның 18 ноябрендә «Зельгрос» ҖЧҖ оешмасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә, үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 8 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.