Бүген Иске Матак авылыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән Матюшкин Кириллның хыялы тормышка ашты.
Игенчеләр сараенда тантаналы чара узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов һәм башка җитәкчеләр коллективларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә теркәү, автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу һәм махсус эш секторының 1 разрядлы өлкән белгече дигән вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс комиссиясе утырышы узды, анда 2 дәгъвачы катнашты.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
2020 елның 25 декабрендә «Радар» автомәктәбе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә AI категорияле мототранспорт чаралары буенча тракторчы-машинист таныклыгы (снегоходлар, квадроцикллар) алуга имтиханнар узды.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үз вәкаләтләре кысаларында ял итү урыннарында урнашкан «Кышкы таулар» аттракционнарын эксплуатацияләү таләпләрен үтәү буенча профилактик чаралар үткәрә.
24 декабрьдә «Центррегионводхоз» ФДБУнең «Средволгаводхоз» филиалында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды, анда 7 берәмлек техника күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең «Снегоход» операциясен үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2020 елның 23 декабрендә Кама елгасы акваториясендә төрле юлдан йөри торган мототранспорт чараларын кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде.
17 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, полиция участок вәкаләтлесе белән берлектә, кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы рейс уздырылды.
Буа ветеринария техникумы базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында укулар тәмамлангач, быелның 17 декабрендә В, С, D, E категорияләре буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алуга квалификация имтиханы уздырылды.