ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 25 мартында Арча районы «Кызыл-Яр» агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары һәм баш агрономнары катнашынла, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 25 мартында «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ һәм «Промочистка» ҖЧҖдә техник карау уздырылды.

Агымдагы елның 23 мартында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Игенче» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО башлыгы Харисов җитәкчелегендә хуҗалыкларның баш инженерлары һәм башка белгечләре катнашында техниканы техник карауга әзерләү һәм күрсәтмә техник карап чыгу уздыру мәсьәләләре буенча агросәнәгать комплексы семинар-киңәшмәсе узды.

2021 елның 24 мартында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган график нигезендә, «Зәй шикәре» А/Ф ҖЧҖ бүлекчәләрендә тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде.

«МПП ТЕТЮШСКОЕ» муниципаль унитар предприятиесендә, графикка ярашлы рәвештә, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Барлыгы 10 берәмлек үзйөрешле машина күрсәтелде.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Кукмара муниципаль районында Янил авылы аграр көллияте базасында 24 март көнне хуҗалыкларның баш инженерлары һәм чәчү комплексларында эшләүче механизаторлар өчен укулар узды.  


23
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 23 мартында А.М.Смирнов крестьян-фермер хуҗалыгы базасында «Язгы кыр эшләренә әзерлек» темасы буенча Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Фәрухшин, КФХ башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре, төрле юнәлештәге белгечләр катнашында семинар узды.

2021 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, чара барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру һәм теркәү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.

Сарман муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырыла башлады.

2021 елның 22 мартында Чүпрәле районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖенең 1 нче базасында, расланган график нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International