Октябрь аенда Актаныш муниципаль районының «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ оешмасында планлы тикшерү барышында ачыкланган мәҗбүри таләпләр бозылу очракларын бетерү турында бирелгән күрсәтмә үтәлешен тикшерү максатында планнан тыш тикшерү үткәрелде. Трактор паркында машиналарның һәм җайланмаларның техник торышы тикшерелде.
Шулай ук хуҗалык, консультатив ярдәм күрсәтү максатында, авыл хуҗалыгы машиналарын озак итеп саклауны оештыру ниятеннән карап чыгылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү акты төзелде, җитешсезлекләр бетерелде.