«ДИАЗ» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбендә имтиханнар булды

2021 елның 29 октябре, җомга

2021 елның 28 октябрендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «В, С» категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 28 кеше кертелде. Теоретик өлешне «В, С» категорияле тракторчы-машинист» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 26 кеше уңышлы тапшырды, практик өлешен дә шулай ук.  

Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар әлеге категориягә караган тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Имтиханны тапшыра алмаган студентлар өчен кабат имтихан 7 көннән соң узачак.

Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International