Тәтеш муниципаль районында гражданнар кабул ителде

2021 елның 22 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков алып барды. Кабул итү барышында түбәндәге сораулар каралды: югалганнан соң тракторчы-машинист таныклыкларын торгызу, йөк төягеч йөртүче квалификациясен алу, гамәлдә булу срогы чыккан таныклыкны алыштыру, суд карары буенча милек хокукы танылганнан соң үзйөрешле машиналарны теркәү. Барлык сораулар буенча тулы җаваплар һәм киңәшләр бирелде. 

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International