Баулы шәһәренең «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль казна предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

26 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль казна предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырды. Техникага техник карау уздырганда тормоз системасын, руль идарәсен, тышкы яктылык приборларын, пыяла чистарткычларны, пыяла юдырткычларны, шиннарны, двигательләрнең торышын һәм конструкциянең башка элементларын, шулай ук аптечкалар һәм ут сүндергечләрне тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 16 берәмлек техникадан 15 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде, бер берәмлеккә техник карау акты төзелде.

 

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International