Баулы муниципаль районында үзйөрешле машиналар тикшерелде

2021 елның 22 октябре, җомга

2021 елның 22 октябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М.Мөхәммәтҗанов тарафыннан, Россия Федерацияcе Хөкүмәтенең "Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләр раслау турында" 2020 елның 19 сентябрендәге 1503 номерлы карарын үтәү максатында, район буенча рейд уздырылды.

18 октябрьдән бер атна дәвамында барлыгы 5 үзйөрешле машина тикшерелде, еллык техник карау уздырмыйча үзйөрешле машиналарны файдаланган өчен 2 карар чыгарылды.

 

Р.М.Мөхәммәтҗанов - ТР Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International