Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

2021 елның 21 октябрендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тарафыннан «АI, АII, В, С, D, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты.

Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Сынауга керергә тиешле 21 кандидатның 2се имтиханга килеп тормады, икесе тапшыра алмады. Кабат имтихан көне 7 көннән соң билгеләнде.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International