Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов Питрәч муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, очрашу барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру һәм теркәлү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.
Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын эшләткәндә билгеләнгән таләпләр үтәлүен тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы бүлеге тарафыннан әлеге төр транспортны файдаланганда хокук бозуларны ачыклау һәм теркәү буенча рейдлар үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, кабул итү барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм техник караулар уздыру мәсьәләләре тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең травма алуларына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында, Чистай муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков 2022 елның 25 гыйнварында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегендә – Биектау т/ю п., Школьная ур., 17 адресы буенча гражданнарны кабул итәчәк.
2022 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк, түбәндәге адрес буенча: Питрәч авылы, Совет урамы, 20 йорт.
«Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E категорияле үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукын алу өчен квалификация имтиханнары узды.
Техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең травма алуларына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында, Кайбыч муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә.
Быелның 18 гыйнварында «АСПЕКТ» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «В» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, 32 кеше тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу өчен сынауга кертелде.