Лениногорск муниципаль районында билгеләнгән Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе таләпләре үтәлешен тикшерү

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын эшләткәндә билгеләнгән таләпләр үтәлүен тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы бүлеге тарафыннан әлеге төр транспортны файдаланганда хокук бозуларны ачыклау һәм теркәү буенча рейдлар үткәрелә. Чаралар үткәргәндә төп игътибар кар машиналарына бирелә: транспортка документлар булу, машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәве, машинист таныклыгы булу, техник карауны үз вакытында үткәрү, машинаның техник торышы һәм комплектлылыгы тикшерелә.

Бульдозерлар, экскаваторлар, тракторлар һәм тагылмалар кебек башка күзәтчелек техникасы да игътибардан читтә калмый. Кагыйдә бозучыларга административ материаллар төзелә, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International