«Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E категорияле үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукын алу өчен квалификация имтиханнары узды. Сынау тапшыруга барлыгы 28 кеше кертелергә тиеш иде, шуларның 25се катнашты. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан тапшыруда катнашкан барлык затлар арасыннан 17 кеше имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшырды. Аларның барысы да имтихан тапшыруның икенче һәм соңгы этабына – махсус җиһазландырылган трактородромда үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен үзләштерү буенча сынауга кертелде. Имтиханның теоретик өлешен тапшыра алмаган яки анда катнаша алмаган башка катнашучылар имтиханны кабат тапшыра алачак. Ул шулай ук әлеге уку йорты базасында, әмма 7 көннән дә соңга калмыйча үткәреләчәк.
Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.