Быелның 18 гыйнварында «АСПЕКТ» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «В» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, 32 кеше тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу өчен сынауга кертелде. Имтиханның теория өлешенә 19 студент кертелде, аларның 16 уңышлы гына гамәли өлешкә уздылар. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.