Чистай муниципаль районында профилактик чаралар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең травма алуларына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында, Чистай муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.

Куллану барышында 17 берәмлек техника тикшерелде. Тикшерү барышында ачыкланган бозуларга карата (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. һәм 19.22 ст. 1 өлеше буенча) 2 карар төзелде.

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International