Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында җәмәгать транспорты өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә игътибар итте. Бу бигрәк тә Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә кискен сизелә.
Моннан тыш, Татарстан Президенты тимер юл транспорты өлкәсендәге перспектив проектларны, «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары инфраструктурасын алга таба үстерү, шулай ук юл-транспорт тармагына цифрлы чишелешләр кертүне дә билгеләде.
«РЖД» ААҖ Куйбышев тимер юлының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында юл башлыгы Вячеслав Дмитриев мәгълүмат бирде. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов үз нотыгында транспорт комплексын цифрлаштыру һәм платформалы якын килү мәсьәләләренә тукталды. «Казан» халыкара аэропортын үстерү планнары турында генераль директор Сергей Романцов сөйләде.